На татарском языке поздравления учителю

Сценария на татарском языке «День учителя»
материал (9 класс) на тему

Предлагаю вам сценарий для общешкольного мероприятия, посвященный Дню Учителя. Данный материал будет полезен классным руководителям, учителям музыки, педагогам — организаторам и заместителям директоров по воспитательной работе, так как каждый год в каждой школе проходят мероприятия, посвященные Дню Учителя.

Материал предназначен для учащихся 7-9 классов.

Скачать:

Вложение Размер
stsenariy_den_uchitelya.doc 73 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы1 : Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар бәйрәмебезне башлыйбаз! Бүген көн кадагына бер проблема куела: мәктәп белән нишлибез?

Алып баручы2 : Дөрес! Кайчанга кадәр түзәргә була инде!

Алып баручы1: Чөнки без “Күңелле, кызыклы итеп укырга кирәк” дигән мәктәпнең иң мөхим уставларының берсен үтәмибез.

Алып баручы2: Ни өчен мин дәресләрне еш калдырам дип беләсез? Чөнки минем уңайлы мөмкинчелекләре булган урында организмның йоклыйсы килә. Парталарга башны салган килеш йоклау бик уңайсыз, беләсегез килсә! Укытучыларның кайберләре йоклаган укучыны уятырга батырчылык итәләр. Мин бу күренешне ямьсезлек дип атыйм!

Алып баручы1 : Сине вакытыңда уятмасаң, урындыгыңнан авып төшәрсең! Минем уйлавым буенча иң мөхим проблема: дәресләрнең күңелсез үтүе! Дәресләрдә көчле музыка яңгырарга тиеш, дискотека өлеше булса тагын да күңеллерәк булыр!

Алып баручы2: Мин проблеманы чишү юлларын тәгъдим итәм: димәк, мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итәләр икән, уңайлы шартлар да тудырсыннар. Мәсәлән, раскладушка куярга кирәк!

Алып баручы1: Миңа мәктәптә сәламәтлек какшавы ошамый. Статистикага карагыз: укучыларда сколиоз, гастрит. Мин спорт залда бассен, ашханә урынына шашлык, туңдырма гына бирә торган ресторан ясап куяр идем.

Алып баручы 2 : Дәресләргә тукталып китик. Нәрсә укыйбыз бит ә? Берсе дә тормыш итәр өчен кирәк түгел. Мин күршеңнән күчереп язу,укытучының дәресен өзү, әти-әниләрдән ялганлап акча алу кебек дәресләр кертер идем.

Алып баручы1: Ярар, килешәм. Ә укытучылар белән нишләргә?

Алып баручы 2: Әйе, нишләргә? Математика укытучысы мәсьәлә бирем җибәргән иде. Әти шуны чишә алмыйча ярты савыт аналгин ашап бетерде. Әни әтинең кан басымын төшерә алмыйчы интекте. География дәресендә Вильнюс көнгерә токымы дигәнне аңлата дигән идем, укытучым кычкырып җибәрмәсенме?! Өй эшләре, кычкыручы укытучыларны өйләренә озатырга тәгъдим итәм.

Алып баручы1: Син, хаклы түгел . Өйләренә озатмыйк, тәрбиялик без аларны!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Сынарга үземдә сабырлык көчен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Гыйлем наданның ексын дип бишен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Намуслы явыздан булсын дип өстен!

укучы: Мин нигә сайладым укытучы эшен?

укучы: Булмасын дип көнче, көндәшем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

укучы: Нигә мин сайладым укытучы эшен?

укучы: Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

укучы: Сорыйм олыгая барган саен

укучы: “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”

Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.

Без буген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Укучы: Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә

Телим шигырь бүләк итәргә.

Күңелемдәге олы рәхмәтемне

Изге теләгемне әйтергә.

Укучы: Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,

Һәрвакытта гадел, түзем дә.

Иң хөрмәтле, матур кеше булып

Каласыз Сез күңел түрендә.

Укучы : Укытучы, өмет һәм мәхәббәт

Саласыз Сез безнең йөрәккә.

Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез

Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укучы : Укытучы, Сезгә сабырлаклар

Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.

Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын

Мактаулы һәрбер юлларда

Укучы : Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын.

Ни өчен кич кояш батуын

Якты йолдыщларның балкуын,

Укучы: Диңгез, океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен.

Укучы: Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

Сандугачлы, җылы җәйләрне,

Тагын бик күп әллә ниләрне

Укытучым, Сездән өйрәндек.

Укучы: Укучы: Укытучы – тынгы белмәс кеше,

Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларны уйлый иртә-кичен,

Һәркөн күзе мәктәп ягында.

Укучы : “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,

Су сипкәндә кичен бакчада.

Табигатҗкә чыгып, сирәк-мирәк

Бераз яллар итеп кайтса да.

Укучы: Кая инде аңа Сочи, Кырым,

Каян килсен шундый рәхәтлек?!

Ходай сәламәтлек бирсен диеп,

Эштән ала инде ләззәтне.

Укучы: Укытучы өчен уку елы –

Урак өсте, уңыш үстерү.

Мәшәкатьләр, борчу-шатлык белән

Һәрбер уку көнен уздыру.

Укучы : Хәерле юл сиңа, укытучы,

Изге булсын кылган гамәлең,

Булдыргансың, рәхмәт, молодец!дип,

Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!

Алып баручы1 : Ялагайлар! Хаман без керткән законнарны үтәргә теләмиләр. Сез бит, дәресләр буе укытучының авызына карап утырасыз. Өегезгә кайткач та китапка кадаласыз. Менә безгә нишләргә? Укытучылар сезне түгел, безне ачулана. Минем, мәсәлән, уенга чыгып киткәч, кайтасым килми, арып кайткач йокым туймый, өй эшен дә әзерләмим, шуңа дәресләрдә игътибарсыз мин.

Алып баручы 2: Әллә үз законнарыбызны кертмибезме? Әйдә төзәләбез? Теләсәк безгә ярдәм итәрләр. Тәртибне үзгәртсәк,укытучылар безне гафу итәрләр. Алар һәрвакыт безнең кечкенә генә уңышыбызга чын күңелдән шатланалар, барлык ялгышларыбызны төзәтәләр.

Алып баручы1 : Кичер мине, укытучым,

Тынычлыгың алганым өчен.

Битараф булганым өчен.

Алып баручы2 : Кичер, сөйкемле йөзеңә

Җыерчыклар салган өчен

Икелеләр алган өчен.

Алып баручы1,2: Рәхмәт сиңа, укытучым,

Сабыр булып калган өчен,

Бар явызлыкны оныта,

Гафу итә алган өчен.

Безнең мәктәптә_____ укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать – математика фәннәрен һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар.

Әйдәгез, аларны алкышлар белән сәламлик:

1. Исламова Диләрә Марс кызы

2.Закирова Фәридә Марат кызы

3.Фарукшина Илмира Абдуллиновна

4.Загитова Зинфера Ильяс кызы

5.Сахипгараев Илгиз Шәрипҗан улы

6.Загитова Ләйлә Азгар кызы

7.Адлер Эльвира Демьян кызы

8. Шайдуллина Лилия Лексон кызы

Укучы : Диләрә Марсовна!

Инженермы, врачмы ул, төзүчеме,

Нефтҗчеме, кырда иген игүчеме.

Акыллы һәм көчле булып

Килеп баса ил алдына

Шул чакта син чын күңелдән шатланасың,

Ул бит минем укучым дип мактанасың.

Диләрә Марсовна, Сез белем дип аталган корабльнең капитаны. Бәйрәм көнендә капитанның күңеле нинди хисләр кичерә”?

Концерт номеры: Бию

Укучы: — Хөрмәтле башлангыч класс укытучылары! Кеше гөмерендә гүзәл мизгелләр белән бәйле бер шәхес – аның 1 укытучысы була. Һәрберебезнең: олыбызның, кечебезнең мәңге хәтерендә ул.

Читайте так же:  Поздравления день рождения племяннице

Укучы : Әлифне таяк дип белми,

Беренчедән дүрткә чаклы

Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан

Өйрәттегез безне язарга сез

Тотып башта нәни куллардан.

Укучы : Адлер Эльвира Демьяновна!, Загитова Ләйлә Азгаровна!, Шайдуллина Лилия Лексоновна!

Яхшылыклар өчен рәмәт сезгә,

Һәрчак шулай белем бирегез.

Шатлыктан гел елмайсын

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдың яшәү серенә.

Әнием – беренче укытучым,

Иң кадерле кеше күңел түрендә.

Укучы : Рәхмәт сезгә укытучыбыз,

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә нур, теләгенә канат

Акылына бирдегез матурлык.

Авырлыклар бердә кичермәгез

Кыенлыклар бердә килмәсен.

Сезнең йөзегездә шатлык нуры,

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Укучы : Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

Концерт номеры: Частушки

Укучы : — Бер вакыт дәрестә укытучы укучыдан сорый икән: — Мин юынам, син юынасың, ул юына – кайсы заманда?

Укучы нәрсә дип җавап бирә? (җавап әйтелә)

— Әйе. Чын күңелдән хөрмәт иткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зенфира Ильясовна!. Сез гадел һәм тәрбияле булырга да өйрәтәсез. Үзегезнең күңел

җылысын да бирәсез. Һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләрегез белән тормышыбызны бизәгән укытучыбыз сез.

Укучы : Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял-йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

“Мөгаллим” – дип зурлап эндәшә.

Яшьләр сездән матур үрнәк алып

Күркәмлеккә сезгә тиңләшә.

Укучы : — “Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, — дигән халык әйтеме Илгиз абыйга атап әйтелгәндер. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Үзенең һөнәрен балаларга бирергә тырыша, тормышка яраклы ир-егет, хатын-кыз булып үсүләрен тели.

Укучы : Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе

Күңелегездә калсын уеылып

Тәбриклибез Сезне чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Концерт номеры : Сценка

Укучы : Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Купме әкият, шигырь сөйләдек.

Хәркемгә дә бирелмәгэндер ул

Илмира апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка тугел, юкка тугелдер.

Рәхмәт сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Җырыбызны кабул итегез.

Концерт номеры җыр:

Укучы: -Безнең алыштыргысыз химия-биология укытучыбыз Зинаида Рифовна. Сезгә алдагы тормышыгызда яңадан яңа үрләр яуларга язсын. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Укучы: Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать,

Куаныч бирсен сезгә.

Укучы : — Ул тыйнак кыз. Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап керә. Аны үзе укыткан кызлардан аеруы кыен. Аның күзләре балаларга җылы нурларын тарата.

Тарих, тарих, тарих дию белән

Куз алдыма Фәридә апа килә,

Әйтә кебек кузләремә карап,

Әйдә уткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килдеңме?

Сорыйсымны син белдеңме?

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын кунелдән, буләккә.

Концерт номеры: Җыр

Укучы: Хөршидә апа, Айсылу апа!

Сәлам биреп, йолдызлар да

Эшләпәсен салыр сезгә.

Балалык – яшьлек чаткысы

Һич сүрелми йөзегездә.

Һаман да япь-яшь булып,

Калырсыз сез безнең күңелдә.

Төрле яктан сагынышып

Кайтырбыз без сезне күрергә.

Концерт номеры: Вальс

( Әкрен генә көй яңгырый) Алып баручылар тезелеп шигырь юллары сөйлиләр.

Укучы: Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Укучы: Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Укучы : Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Укучы: Нинди генә теләк теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Күпме игелекләр эшләдегез

Кешеләргә гомер буена.

Укучы: Артта калган якты эзегезгә,

Кылган эшегезгә таң калып,

Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,

Яшәгез сез җирдә шатланып.

укучы: Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Йортыбызда булсын бәрәкәт.

Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,

Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!

укучы: Укытучыларны тагын беркат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.

Источник:

сценарий на День Учителя на русском и татарском языках
материал (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Учащиеся лицея поздравляют своих педагогов с Днем Учителя на русском и татарском языках

Предварительный просмотр:

Максат: Укучыларда мәктәпкә, туган төбәккә карата мәхәббәт тәрбияләү, кеше тормышында мәктәпнең әһәмиятен билгеләргә ярдәм итү. Укытучы, аның хезмәтенә хөрмәт булдыру.

Зал матур итеп бизәлгән. Залда “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырының фонограммасы яңгырый һәм сумкаларын асып, китаплар тотып 11 класс укучыларының берничәсе сәхнәгә чыга.

1 ук . Әйе, тиздән эказаменнар.

2 ук . Ә аннан төрлебез төрле якка таралырбыз.

3 ук . Бер-беребез турында искә дә алмабыз.

1 ук . Ничек инде алай? Ничә ел бергә укыганны онытыр идеңме?

2 ук . Бергәләп кабат мәктәпне искә алырбыз, раздевалкабызны.

3 ук . Расписаниене

2 ук . Ә дәресләр ? Аларны искә алмабызмыни?

1 ук. Нинди ковер?

2 ук . Музейдагы. Без буяу түккән.

3 ук . Хәтерлисезме, раздевалкада ничек дежур тора идек?

1 ук . Өй эшләрен эшләп килүчеләрне шунда каршылый идек.

2 ук .Тагын шул раздевалкамы?

3 ук . Шулай булмый! Театр вешалкадан ,ә мәктәп раздевалкадан башлана.

1 ук . О-о , күрәсезме ? “5” легә генә укучы кадерле Ләйсәнебез килде. Тиз, тиз, әйдәгез ! Өй эшләрен күчерергә соңга калабыз.

Йөгереп кереп китәләр.

Микрофоннан тавыш яңгырый.

Тавыш : Игътибар . Хөрмәтле укучылар , укытучылар һәм килгән кунакларыбыз!

1994 нче елның сентябрендә башланып киткән 10 еллык процессның соңгы утырышын ачык дип игълан итәм ! Тиздән бу залга процессның гаепләнүчеләре керер.

Соңгы 10 ел эчендә алар математика, физика , химия, рус теле, һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты һ.б. фәннәр буенча белем алырга тиеш иделәр. Ә бу вакыт эчендә аларның ни белән шөгыльләнгәнен бер алла белә : алар дәрес калдырдылар, дәрес вакытынды төрле уеннар уйнадылар, компьютер уеннарын өйрәнделәр,дискотекаларда биеделәр. Һәрвакыт ач иделәр һәм бар кайгылары ашау турында иде. Ел дәвамында гаепләнүчеләр 1,43 тонна икмәк һәм камыр ризыклары ашадылар, 2880 литр компот, чәй эчеп бетерделәр. Ләкин аяклары хәрәкәте белән ашказаны эшчәнлеге туры килми иде. Шулай да җәмәгать эшләрендә актив булдылар. Болай барса, тиздән республиканың сәяси эшләр министры Сәлимов Марсель, мәдәният эшләре министры Кадыйров Айрат , спорт эшләре министры Шакиров Марат булачак. Алар үз чиратларында кул асларына быелгы 11 нче сыйныф чыгарылыш укучыларын җыярга сүз бирәләр. Ә хәзер гаепләнүчеләрне залга чакырабыз.

“ Саубуллашу вальсын” җырлап 11 сыйныф укучылары залга чыгалар.

А.б . Хәерле көн! Хөрмәтле педагоглар, яраткан укучыларыбыз. Чыгарылыш сыйныф укучылары, килгән кунаклар, әти-әниләр.

Читайте так же:  Поздравления на телефон с днем рождения дочери

25 май . Һәр ел саен без бу көнне шатлыклы да, күбрәк моңсу да булган бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Менә 10 ел үтеп тә киткән. Дәресләр башка беркайчан да булмаячак. “Беркайчан да” дигән сүз әллә ничек сәер ,шомлы яңгырый. Бар да булачак: институт, гаилә, балалар, эш. Тик мәктәп һәм балачак кына булмаячак. Нәкъ менә моннан 10 ел элек иң беренче мәртәбә мәктәпкә сумкаларын асып килгән сабыйлар өчен бүген соңгы кыңгырау үзенең тәүге авазын яңгыратыр.

Күбрәк моңсу дибез, чыннан да , бүгенге бәйрәмнең төп геройлары өчен ул күбрәк моңсу бәйрәм. Мәктәп дуслар, яраткан укытучылары белән ничек саубуллашасын алар әле күз алдына да китерә алмыйлар. Әлеге соңгы кыңгырау чыңы аларны гомер буена озата килер, күңелләрнедә сакланыр. Чөнки әлеге аваз аларга зур тормыш башлануын хәбәр итәр.

Менә алар үсеп буйга җиткән, ләкин әле һаман да сабый булып тоелган балалар. Күңелләрендә мең төрле хис-кичерешләр аларның бүген. Алар бүген шат, чөнки 10 елга сузылган беренче биек тау түбәсенә алар ,ниһаять, менеп җиттеләр, ләкин әле алда сынауларның иң зурысы – дәүләт һәм уку йортларына керү имтиханнар тора.

Хөрмәтле укучыларыбыз. Сезнең белән бергә 10 елга сузылган зур юлны үтүчеләр, сезне кичә генә чит кеше , ә бүген үз баласыдайкүрүчеләр , соңгы дәрестән соң мәктәптәге тынлыкта сезнең сорауларыгыз һәм үзенең җаваплары турында мең кат уйланып йокысыз төннәр үткәргән сезнең яраткан укытучыларыгыз исеменнән бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директорына бирәбез Рәхим итегез!

Мәктәп директоры чыгыш. Чыгарылыш имтиханнарына кертелү турында приказ уку.

А.б. Бүген әлеге залга 21 чыгарылыш сыйныф укучысы , 26 укытучы һәм кунаклар, әти-әниләр җыелды.

Бүген барыгыз да уң аяктан торгансыздыр дип ышанам. Җиңелчә генә көлкеле хәлне, дулкынланудан күзләргә җыелган яшь бөртеген бүген һәркем гафу итәр.

Сез бирегә чыгып басканнан соң укыткан укытучыларыгызның күз алдына нәни вакытыгыз килеп баскандыр. Кайчан гына әле сабый иделәр. Ә бүген инде җиткән егетләр һәм кызлар. Балачак артта калган. Бүген сез аның соңгы авазын, соңгы мизгелләрен уздырасыз. Балачак үтте. Ул сиздерми генә китеп барды. Тактага язылган беренче хәрефләр белән,тәнәфескә чакырган кыңгырау чыңы белән,укытучыларның таныш, күңелгә ятышлы тавышлары белән.

Тышта яңгыр сибәләгән моңсу көзләрдә дә мәктәптә якты һәм җылы иде.

Сез Татьянаның Онегинга язган мәхәббәт хатын тыңлый-тыңлый математикадан өй эшен күчердегез.

Исбатланып бетмәгән теоремаларны исбатладыгыз.

Ньютонга яңа законнар өстәдегез һәм бар да яхшы иде.

Балачак исә, сиздерми генә үтә торган.

1 ук. Мәктәп белән саубуллашыр вакыт җиткән,

Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы читен икән.

2 ук 10 ел гомер сизелмәгән , үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән

Бу залларда булырбыз тик кунак кына,

Шаярмабыз, элеккечә, утырыбыз тыйнак кына.

3 ук Көмеш чыңнар монда башкаларны әйдәр,

Бездән башка гына үтәрләр бәйрәмнәр,

Якты заллар әле безне онытмаслар,

Һаман безнең шат җырларыбызны көйләрләр.

4 ук. Вакыт – елга бик тиз агып беткән,

Сабый чакларны да алып киткән

Балачакның татлы хыялларын

Тормышка ашырырга да вакыт җиткән.

5 ук. Кайчан тудык, кайчан үстек

Бу гомер бик тиз үтә.

Хуш, мәктәбем, аерылабыз,

Безне киләчәк көтә.

6 ук. Синдә алдык без белемне,

Синең язмыш- безнең язмыш

Бик яраттык без аны.

7 ук. Иң дәһшәтле дәрья ташкыннары,

Син өйрәткән белем алдында

Көчсезләнеп, сүрелеп тынып калды

Буйсынгандай минем юлымда.

8 ук. Безне шулай кочагыңа алдың,

нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларыма ал чәчәкләр сибеп,

Озатасың бүген ,мәктәбем.

9 ук. Үтте синдә балачагым

Үсмер чагым- гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

10 ук. Кешеләргә мәхәббәтне,

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.

11 ук. Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син

Шул кояшың ,йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.

Укучы: Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла

Белем сукмакларын яра-яра,

Киләчәккә юлы сызыла.

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисендә

Безне шулай кочагыңа алдың

Нурлы тормыш юлын күрсәттең

Юлларың ал чәчәкләр сибеп,

Рәхмәт укыйм сиңа, мәктәбем !

Җыр : “Туган мәктәбем” ( “ Маленькая старана” көенә)

Мәктәпкә бүләк тапшыру.

А.б . 1994 нче елның 1 нче сентябрен хәтерлисезме икән? Сез бу көнне иң беренче тапкыр мәктәпкә килдегез. Янәшәгездә кулыгыздан җитәкләгән әниләрегез. Мәктәп бусагасын атлап керү белән мөләем елмаеп каршы алган беренче укытучыгыз. Болар барсы да ун ел элек булган. Нинди булдык икән дисезме? Әнә карагыз әле, бәлки, үзегезне танырсыз.

1 сыйныф укучылары чыгалар.

1 ук . Кара, алар нинди зур һәм акыллы!

2 ук . Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

3 ук . Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез инде.

4 ук . Дәрес әзерлисе булмас иде.

5 ук . Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр.

1 сыйныф укучылары шигырьләрен сөйлиләр.

12 ук . Нәни дусларыбыз ! Безнең дә сезгә әйтәсе сүзләребез бар. Безнең алмашчыларыбыз буларак сезгә үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырабыз. Аларны кадерләп саклагыз. Ярдәм кирәк булса , безне — өлкән дусларыгызны- онытмагыз . Мәктәп елларыгызның кадерен белегез. Бу чор кеше гомеренең иң матур мизгеле һәм ул башка беркайчан да кабатланмый. Сез безнең эшне дәвам итүчеләр. Сезгә укуыгызда зур уңышлар телибез. Барыр юлларыгызда очраган киртәләрне җиңел генә узарга үзегездә көч табарсыз дип ышанабаз. Уңышлар сезгә.

1 сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырыла.

А.б . Мәктәп – белем диңгезендә йөзүче корабль ул. Ә корабльгә оста диңгезчеләр- укытучылар юнәлеш бирә. Сез моның белән килешәсезме?

13 ук . Әйе, чыннан да. Йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәтебез бүген сезнең хөрмәткә яңгыраячак , хөрмәтле укытучыларыбыз.

14 ук . Яраткан укытучы апалар һәм абыйларыбыз! Таләпчән һәм йомшак күңелле, сабыр һәм сизгер, безгә дөрес юлны табарга ярдәм итүче остазларыбыз. Сездән башка президент та , герой да була алмас иде. Аларның һәрберсенә олы тормышка ишек ачучы сез – хөрмәтле мөгаллимнәр. Сезнең эштән дә җаваплы һәм изге хезмәт юк, чөнки сез үзегезнең укучыларыгызга белем генә түгел, йөрәк җылыгызны, бөтен барлыгыгызны багышлыйсыз. Рәссам – картиналар ясый, ә сез илебезнең киләчәге булган чын кешеләр тәрбиялисез. Менә бүген дә сез үзегезнең 21 иҗат җимешегезне олы тормышка озатасыз. Укучыларыгызның сездән киткән юлы мәңгелек булсын.

А.б. 1994 нче елның 1 нче сентябре. Өр-яңа мәктәп формасы киеп, кулыгызга чәчәк бәйләмен тотып сез иң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Бу планетадагы иң беренче ачышларны сез җир йөзендә иң матур исемгә ия булган беренче укытучыгыз белән ясадыгыз. Ул сезгә дөньяның серен ачты, үзенең йөрәк җылысын,мәхәббәтен бүләк итте. Менә ни өчен кеше гомере буе үзенең беренче укытучысын хәтерли икән?!

15 ук . Әйе! Беренче укытучыларыбыз! Сез безгә яхшыны яманнан аерырга өйрәттгез. Күзегезгә карап могҗиза көткән балаларга бөтен йөрәк назыгызны бүләк иттегез.

Читайте так же:  Поздравление коллеге с днем учителя прикольные

16 ук . Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәк,

Изгелеген бирә һәркемгә

Ашыга ул бәхет өләшергә

Видео (кликните для воспроизведения).

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

17 ук. Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы,

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

18 ук. Безнең яраткан апаларыбыз — беренче укытучыларызы! Сезне бирегә чакырабыз

Беренче укытучылар чыгышы, аларны тәбрикләү.

Җыр “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

19 ук . Укытучылар ! Әлеге сүздә җир шарының күп гасырлык тарихы да, кешеләрдәге яхшы сыйфатлар да, изгелек һәм сабырлык таһәм тагын бик күп төшенчәләр тупланган. Нинди генә заманда да бу сүз үзенең мәгънәсен югалтмас, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торыр.

20 ук . әйе, сезгә кайчак кыен буладыр. Тормыш дулкыннары сезне дә төрле якка ташлыйлар. Ләкин сез дә янмасагыз , дөньяның матурлыгын, тормышның асылын,яшәү ямен һәм мәгънәсен башкаларга кем аңлатыр соң?

Ышаныгыз,укытучыларыбыз! Сез булганда , үзегез тудырган кечкенә планетагасырлар узу белән дә караңгылыкта югалмыйча һаман яктылыкка юл тотар.

21 ук . Укытучым!

Кайларда гына йөрсәк тә

Күп җирләрне гизсәк тә,

Сезнең керсез,изге исем

Һәрчак булыр йөрәктә.

1 ук. Рәхмәт сезгә,кырыс булган өчен

Яшәү ямен төшендерә алган өчен,

Һәрчак сабыр булып калган өчен

Күңелләргә шәфкать нуры салган өчен.

2 ук. Без беләбез, сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда?

Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда

Еллар үтәр очар кошлар сыман

Без очрабыз туган төбәктән

Кайда гына ләкин булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрәктә

Җыр : “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Укытучыларны котлаулар, аларның чыгышлары.

А.б . Бүген укучылар , укытучылар өчен генә моңсу мизгелләр түгел. Биредә утыручы әти-әниләребез өчен дә кыен вакытлар җитте. Вакыт сиздерми генә узган да киткән. Сезнең балаларыгыз да канат чыгарып, үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Әниләр инде башка беркайчан да үзләренең җиткән егетләрен һәм кызларын эткәли-төрткәли мәктәпкә бару өчен йокыларыннан уятмаслар , көндәлекләр тикшерү мәшәкате дә артта калыр. Кызлар иртән торгач , чәчләрен үзләре үреп, малайлар аяк киемнәре бауларын үзләре бәйләр. Бүгенге көн – сезнең 10 еллык хезмәтегезнең җимеше. Әлеге 10 елны сез иңгә-иң, кулга –кул тотынышып бардыгыз. Ачышлардан шатлану, ялгышларга кайгыру, балагызның беренче мәхәббәтен очратуы- болар бар да сезгә таныш хисләр. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз , балага биргән йөрәк җылыгыз үз җимешләрен бирә. Карагыз әле, нинди матур балалар үстергәнсез! Кызганыч, ләкин моның шулай булуын без аерылу мизгелләре килеп җиткәч кенә аңлыйбыз. Балагызның язмышы нинди генә булмасын, ул кая гына барса да , әти-әни йорты аның өчен иң изге сүз булып калсын. Шундый балалар тәрбияләвегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез сезгә

3 ук . Безнең иң яраткан кешеләребез- әти-әниләребез! Безне чын кеше итеп тәрбияләвегез өчен сезнең алда баш иябез. Сабырлыгыгыз, мәхәббәтегез,кайгыртучанлыгыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Ләкин кайгы-борчуларыгыз моның белән генә тәмамланмый әле. Юкка гына кечкенә бала йокларга ирек бирми, ә зур ускәч үзең йоклый алмыйсың димиләр.

Источник:

Обладателям разных профессий

Скачать:

Вложение Размер
den_uchitelya_2017_.doc 43 КБ

Укытучыга (учительнице)

Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым –
Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасы
Күптән чыксак таатлап,
син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,
Син хәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә!

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!
*****

Беренче укытучыма

Укытучым минем бердән берем,
Син бит шундый булдың ягымлы.
Сине һәрчак искә алган саен,
Сагынам мин бала чагымны.

Туган Ил дә берәү булган кебек,
Берәү безнең газиз әнкәйләр.
Шушы берләр эченә сыя алар,
Укытучы, изге кешеләр.

Өйрәттең син безне алдашмаска,
Урлашмаска,көчсез булмаска.
“Маяк” булып тордың һәрчак безгә,
Адашмаска барыр юлларда.

Бик зур рәхмәт сиңа укытучым,
Мәңге яшә һичтә картайма!
Мин калдырган эздә бардыр кебек,
Синең сырлар яткан маңгайда…

Әгәр Ходай шундый кодрәт бирсә,
Гел яшь тотар идем үзеңне.
Йөрәгемдә мәңге саклармын мин,
Сиңа булган олы хисемне!

Скачать:

Вложение Размер
posledniy_zvonok.doc 70.5 КБ

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка сценария прадничного концерта «Всегда нужны учителя». Сценарий содержит поздравления учителям , некоторые номера художественной самодеятельности.

Методическая разработка праздничного концерта к Дню Учителя. собраны поздравления, сценки для проведения праздника.

В сценарий праздника входит — поздравление учителей, посвящение в первоклассники, итоги школьного конкурса «Открытка ко дню учителя».

Сценарий праздника День учителя, Новые русские бабки. Сценарий построен на номерах учащихся школы, и каждый номер не просто объявляется а разыгрывается в виде небольшой сценки.

Сценарий праздника день учителя «Спасибо вам, учителя!»1-й ведущий.Строгим и ласковым, мудрым и чутким,Тем, у кого седина на висках,Тем, кто недавно из стен институтских,Тем, кто поведал н.

Сценарий праздника дня учителя подготовлен для самостоятельного проведения обучающимися 9 класса.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященное известному татарскому поэту-герою Муса Джалилю. Мероприятие проводится на двух языках: русский и татарский.

Источник:

Последний звонок (на татарском языке)
материал (11 класс) по теме

Сценарий составлен для сельских школ (на татарском языке). Большое место отводится и учащимся 1 класса. Праздник проводится в актовом зале и время проведения мероприятия ококло 1,30 часа.

Предварительный просмотр:

Сценарий на День Учителя.
Место проведения: актовый зал лицея.
Время проведения: 05.10.2017 г в 14.00

Нам не сдержать волнения и радости,

Слушай нас, Родина! Слушай, Земля!

Наше приветствие! Здравствуйте!

Здравствуйте, дорогие учителя!

Исәнмесез! Сезне күрүгә үк

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Вед.1 Дорогие наши учителя и воспитатели! Все сотрудники нашего лицея! Примите наши самые искренние поздравления с праздником и от нас, и от всех бывших, настоящих и будущих учеников.

Бүген бәйрәм – Укытучылар көне. Без буген лицеебызда армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны — яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Нелегка ноша учителя. Это люди – мастера своего дела, которые воспитали не одно поколение.
Вед.2

Нинди генә теләк теләсәк тә,

Читайте так же:  Поздравления мальчику с 8 месяцами

Бик аз булыр кебек тоела.

Күпме игелекләр эшләдегез

Кешеләргә гомер буена.

Вед.1 Каждый из нас передать вам готов

Тысячу добрых и ласковых слов

От ваших вчерашних,

От нынешних ваших учеников!

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Сезнең өчен, кадерле укытучыларыбыз Ильнар Идиятов “Уйна, гармун”җырын башка.

Җыр “Уйна, гармун!”

Вед.1 Вас поздравляет директор лицея-интерната №24 Алмаз Госманович Шакирзянов. Поздравление директора.

Вед.2 Вы всегда с нами рядом останетесь.

Потому что нужны нам всегда.

Значит, вы никогда не состаритесь,

Никогда! Никогда! Никогда!

Вед.1 Укытучы хезмәте элек — электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы- шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Телебезнең матурлыгын тоярга, туган телдә сөйләшергә, туган җирне яратырга өйрәтүче кешеләр дә бит сез, укытучылар!

Вед.1
Наш лицей — самое лучшее образовательное учреждение в городе, и сюда стремятся попасть как учащиеся разных школ, так и устроиться работать и молодые педагоги. Мы уверены, что они внесут новую струю в наш учебный процесс. А сегодня мы с радостью поздравляем их с Днем учителя и желаем огромных творческих успехов.

Мы поздравляем Вас в нашем лицее с первым в Вашей жизни Днем учителя. Надеемся, что Вам не представится случая пожалеть о своем профессиональном выборе. Благодарных Вам учеников, терпения, любви. Здесь Вы найдете очень много хороших, надежных друзей. Для вас, дорогие наши молодые специалисты, наш концертный номер.

Ярославлев Артём — исполняет песню “Я мечтаю”

Песня “_Я мечтаю_”- Ярославлев Артем ,5 класс

Артта калган якты эзегезгә,

Кылган эшегезгә таң калып,

Алгы көнегездә дә хөрмәт тоеп,

Яшәгез сез җирдә шатланып.

Вед.1 Наш праздник подходит к концу.

С праздником вашим мы вас поздравляем,

Не горевать никогда ни о чем.

Всегда быть счастливым, любимым.

Удачи вам всем! И во всем!

Вед.2 Сезгә карап сокланабыз һәрчак,

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

Безнең өчен ут йотучы,

Рәхмәт сиңа, Укытучы!

Вед.1 И пусть поселятся в семье вашей навечно

Веселье, удача, друг к другу любовь,

Желаем вам счастья,

И умных и добрых учеников!

Вед.2 Сезне тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез.

Вед.1 Пусть этот праздничный концерт

Вам скажет все за нас

О том, что столько лет

Мы очень любим вас.

Вед.2 Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Йортыбызда булсын бәрәкәт.

Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,

Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!

Сатучыга

Син, минемчә, бик кирәкле
hөнәр иясе бит ул!
Бүген бары Сиңа карап
Күпләр көн күрә бит ул.

Сату-алу заманында
Кайный бүген халкыбыз
Син бүген заман “герое”
Синнән башка юк табыш.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә
Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.

Мактаулы тормыш юлында

Намусыгыз йөрде алдан.

Кеше алдында йөзегез ак,

Сезгә хөрмәт, сезгә дан!

Тырыш хезмәтегез җимешләрен

Сөенечләр белән татыгыз.

Бүгенгедәй көләч йөзле булып,

hәрвакытта шулай балкыгыз.

Беренче укытучыга (первому учителю)

Өйрәттең хәреф танырга,
Сүзләр төзеп укырга.
Сабырлык белән өйрәттең
Санга санны кушарга.

Алып кердең безне шулай
Серле гыйлем иленә.
Без ул фәннәр дөньясында
Очратмадык ни генә?

Шаулы мәктәп елларыбыз
Үтте дә китте очып,
Ә Син хаман истә әле,
Беренче укытучым!

Рәхмәт Сиңа чын күңелдән,
Рәхмәт барысы өчен!
Мин бәхетләр телим Сиңа,
Беренче укытучым!
*****

Табибларга

Син ярдәм кулын сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга.

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең.
Хәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.

Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!
*****

Хат ташучыга

Син йөрисең өйдән-өйгә,
Йөрәкләр илчесе Син.
Ерак аралар узасың
Бер изге хәбәр өчен.

Җиткерәсең кешеләрнең
Бер-берсенә сәламен.
Алып киләсең өйләргә
Бөтен дөнья хәлләрен.

Килгән өчен хәрбер өйгә
Яхшы хәбәрләр алып,
Үзеңне дә саулык теләп
Озатып калсын халык.
*****

Тегүчегә

Синең алтын кулларыңны
Хәйкәл итеп коярлык.
Синең теккән киемнәрне
Күргәзмәгә куярлык!

Патшалар киеп йөрерлек
Син теккән киемнәрне.
Синең хезмәт җимешләре
Сокландырмый кемнәрне!

Энә күзенә җебеңне
Күзең ипле апласын.
Яман күзле бәндәләрдән
Ходай Сине сакласын!
*****

Шоферга

Машинаңның төзеклеген
Тавышыннан таныйсың.
Машинаңда көннәр буе
Чакырымнар саныйсың.

Сиңа бүген чын күңелдән
Телибез хәерле юл!
Машинаң да төзек булсын,
Үзең дә сәламәт бул!
*****

Төзүчегә

Синнән изге кеше юктыр,
Уйлап баксаң әгәр дә, –
Сөенеп яшәп ятабыз
Син тәзегән шәхәрдә!

Хәрбер салган кирпечеңдә
Кушылган йөрәк җылың.
Син үзең дә рәхәт яшә,
Сызлаусыз булсын кулың!
*****

Сатучыга

Син, мөгаен, иң кирәкле
Хөннәр ияседер ул!
Бүген бары Сиңа гына
Башны ияседер ул!

Бөтен кешегә Син кирәк,
Кирәк Синең тырышлык.
Күз алдына да китереп
Булмый Синсез тормышны.

Сату-алу заманында
Яшәп яткан көнебез.
Безнең заман герое дип
Атар идек Сине без.

Мактаулы гына булса да,
Шактый авыр хөнәрең.
Аяк өстендә үтә ич
Синең озын көннәрең.

Кешеләр белән эшлисең,
Төрле холык кешедә.
Шуңа күрә түземлелек
Телим авыр эшеңдә.

Телим Сиңа ак бәхетләр,
Яшә исән-саулыкта.
Саулык-мөхим! Чөнки аны
Булмый сатып алып та!
*****

Балта остасына

Кулың алтын! Уйнап кына
Тора балта кулыңда.
Инде күпме өй буралап
Салдың гомер юлыңда.

Инде күпме йортка күчкән
Синең Синең кулның җылысы.
Сиңа рәхмәт әйтеп яши
Кечесе hәм олысы.

Өйләрнең, җир йөзен бизәп,
Гасырлар буе торсын.
Гомернең дә өйләрең күк
Нык булсын, озын булсын.
*****

Источник:

С днем рождения поздравления на татарском языке

Күңеле алтын кешенең

Бәйрәме дә күңелле.

Көн дә үткәрәсе килеп

Тора туган көнеңне.

Туган көндә үзеңне дә

Мактыйсы килеп тора.

Барсы да белеп тора.

Бәхет кенә алып килсен,

Татып яшә дуслар иңен,

Кайгылары урап үтсен,

Юкка-барга баш иярлек

Егет түгел инде син.

Шатлыкларың артып торсын,

Калкып торсын кесәң дә.

Бу заманда ул да кирәк,

Нәрсә генә дисәң дә.

Шул теләкләрне Ходайга

Житкереп куйыйк инде.

Киптереп куйыйк инде.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Читайте так же:  Поздравление подруге с днем рождения красивые

Бүгенге көн бер кайчан да

Онытылмый торган көн.

Әй, сөеклем, бердәнберем,

Ул бит синең туган көн.

Нур өстәүчем син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип

Мин кемгә дәшәр идем.

Мәхәббәтнең бөек көчен

Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,

Бәхетем дә син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге

Ярый әле син тугансың,

Ярый әле мин бармын.

Җәйнең матур көннәрендә

Син дөньяга килгәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,

Ирең ничек яратмасын

Син Сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп

Язсын әле күрергә.

Йомшак ефәк чәчкәйләрең

Көзләрең дә язлар булып,

Кышларың да җәйдәй булсын,

Йортыңда нур балкысын,

Бәхет, шатлык тулып торсын,

Кояш гел елмаеп торсын

Ходай сиңа насыйп иткән

Җир йөзенә туарга.

Пар атларда апкайтканнар

Бәхеткәең ташып торсын,

Йөрсәң дә син кайларда.

Туган конен белэн котлыйбыз

Шатлык белэн, озын гомер белэн

Яшэвене генэ телибез

Доньядагы хэрбер яхшылыктан

Олеш чыксын сина мул гына

без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына

Бэйрэменэн матур хатирэсе

Кунелендэ калсын уелып

Табриклибез сине чын кунелдэн

Барыбыз да бергэ жыелып!

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

Картаелган инде, иясең.

Килә безнең шулчак чәчләреңнең

Һәрберсенә башны иясе.

Якын дустым, синең туган көнгә.

Буләк итәм шигыръ юллары.

Гел шатлыкта гына узсаң иде

Сикәлтәле тормыш юлларың.

Бу тормышның дустым үз законы,

Таләпләре аның бик кырыс.

Табаласың икән бәхетеңне,

Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Кояшлы көн телим сиңа ,дустым.

Болытларны куып таратып.

Яшик әле алда гомер барда,

Якын дуслар булып яратып.

Син туган көн бик күңелле булган,

Табигать тә калган тынычлап.

Туган көнгә күркәм теләкләрне

Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,

Бәхетләрең булсын түгәрәк.

Шатлык арты шатлык килеп торсын,

Бала-чага үссен тәгәрәп.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,

һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

Бәхет нурында коенып,

Назга күмелеп яшә.

Тиңең белән тигез булып

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар синең өчен генә

Багышласын иде көйләрен.

һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын —

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Туган көнең белән котлыйм,

Ак бәхетләр сиңа телим.

Гомер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер белән

Яшәвеңне генә -телибез.

Матур яз аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

(Үтсен синең гомер көзләрең.)

Үтсен синең килер көннәрең.

Сөеклебез, безнең өчен

Изгенең изгесе син.

Вөҗданның көзгесе син.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гөрләп үтсен синең гомерең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык кына китерсен.

Поздравления на татарском языке в прозе

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”

Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим.

Тәбриклим сине туган көнең белән!

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең – … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.

Сине яратып, хөрмәт итеп, …

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән

гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-

ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Открытки с днем рождения на татарском

С нашего сайта можете отправить открытки с днем рождения на татарском языке, своим близким по кнопке ниже.

Видео (кликните для воспроизведения).

Источник:

На татарском языке поздравления учителю
Оценка 5 проголосовавших: 1

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here